Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Диетолог иртәнге аш ашау өчен иң яхшы вакытны һәм ризыкларны атады
Иртәнге аш – кешене кирәкле минераллар белән тәэмин итә һәм яшәү өчен көч бирә торган төп ризык ашау вакыты.
Аны кайсы вакытта ашау яхшырак булу һәм иртәнге аш вакытында өстәлдә нинди компонентлар булырга тиешлеге турында медицина фәннәре докторы, диетолог Маргарита Королева сөйләде.
«Иртәнге аш ашаганда катлаулы углеводларга өстенлек бирелергә тиеш, ләкин бу термик эшкәртелгән яшелчәләрдән кабул ителә торган углеводлар да булырга мөмкин. Балык, кош яки иттән әзерләнгән котлет та иртәнге аш өчен туры килә. Туклануның нигезе булып натураль продуктлар тора», - диде эксперт.
Шулай ук, «Радио 1»дә сөйләүләренчә, иртәнге аш составында сөт һәм әчетелгән сөт продуктлары, төрле ярмалар булырга тиеш.
«Иртәнге аш уянганнан соң беренче сәгатьтә ашалырга тиеш. Файдалы составлы иртәнге аш когнитив функцияне сакларга ярдәм итә, ә иң мөһиме — барлык эшләр өчен көч бирә», — дип белдерде диетолог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз