Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Диетолог бәйрәмнәрдә күпме шашлык ашарга яраганын әйтте
Табиб итне артык күп ашамаска һәм аны яшелчәләр белән бергә кулланырга киңәш итә.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш диетологы Антонина Стародубова май бәйрәмнәрендә шашлык нормасының күпме булуы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Табиб ризыкта булган аксым күләмен гәүдә массасының 1 килограммына карата 1,6 граммнан арттырмаска киңәш итә.
«Төгәлрәк алсак, аксым 120 граммнан артык булмаска тиеш. Дуңгыз һәм сарык итенең 100 граммында 20 граммга якын аксым бар. Ягъни көненә 300-400 граммнан да артык ит кулланмаска кирәк», - диде Стародубова.
Аның сүзләренә караганда, артык ашау аркасында хроник авырулар кискенләшергә, шулай ук яңа авырулар барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш, диетолог рационны төрлеләндерү өчен итне яшелчә белән бергә ашарга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз