news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диас Вәлиевның 80 еллыгын Язучылар берлегенең Тукай клубында билгеләп үтәләр

Әдәби-музыкаль кичә 22 октябрьдә 17.00 сәгатьтә башлана.

Диас Вәлиевның 80 еллыгын Язучылар берлегенең Тукай клубында билгеләп үтәләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 22 нче октябрьдә, Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында язучы, драматург, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Диас Вәлиевның 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әдәби-музыкаль кичә Мөштәри урамы, 14 йорт адресы буенча,  22 октябрьдә 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

  • Прозаик, драматург, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Диас Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында туа. Балачагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза. Диас Вәлиев рус телендә яза. Хикәя һәм повестьлары тупланган проза китаплары Казан һәм Мәскәү китап нәшриятларында дөнья күрә. Аның "Намус хөкеме" (1971), "Язмышың хәл ителгәндә" (1976), "Үз-үзеңә хыянәт итсәң" (1979) драмалары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелды. Язучы 2010 елның 1 ноябрендә Казанда вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100