news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Диана Сәфәрова Тинчурин театрында спектакль куя

Премьера ноябрь аенда булыр дип планлаштырыла.

Диана Сәфәрова Тинчурин театрында спектакль куя
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында Диана Сәфәрова спектакль куячак. Бу хакта театрның матбугат конференциясендә билгеле булды.

Режиссер һәм продюсер Диана Сәфәрова шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшинның «Асылкош җыры» пьесасын куячак. Спектакль мюзикл жанрында булачак һәм гаилә белән карау өчен тәкъдим ителә.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов премьера ноябрь аенда булыр дип планлаштырыла.

«Асылкош җыры» спектаклендә театр оркестрының роле зур булачак», - диде театрның музыкаль җитәкчесе, баш дирижеры Ильяс Камал. 

Режиссер һәм продюсер Диана Сәфәрованың соңгы эшләренең берсе Казанда куелган «Анна Каренина» иммерсив спектакле иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot