news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән пациентларның хәле канәгатьләнерлек

А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеген контрольдә тоталар.

Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән пациентларның хәле канәгатьләнерлек
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән пациентларның хәле канәгатьләнерлек. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез россияленең сәламәтлеге канәгатьләнерлек. Температуралары күтәрелмәгән, йөткерү, томау төшү күзәтелми. Пациентлар даими лаборатор контрольдә», — дип искәрттеләр ведомствода.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, А. Ф. Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеген контрольдә тоталар. Алар өчен кирәкле барлык шәхси саклану чаралары әзерләнгән, табибларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында.

«Татар-информ» агентлыгы Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты белән Diamond Princess круиз лайнерыннан (анда берничә кешедә коронавирус ачыклана) Россия туристларын китерүләре хакында хәбәр иткән иде инде. 14 көн дәвамында алар аерым медицина боксларында күзәтү астында булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot