Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Diamond Princess лайнерындагы россиялеләр Казанда бар нәрсә белән дә тәэмин ителәчәк
Төнлә Татарстан Президенты круиз лайнерындагы россиялеләр дәвалана торган хастаханәгә килде.
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән россиялеләрне карантин узу өчен бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Хастаханәгә китерелгән дүрт кеше — безнең республика гражданнары һәм бер бала. 8 кеше дә бер корабта булган, үзара аралашкан. Аларның безнең республикада яшәүчеләр булуын, ә безнең йогышлы авырулар хастаханәсе бөтен таләпләргә туры килүен исәпкә алып, без Казанның бу гражданнарны кабул итәргә сәләтле булуы турында карар кабул иттек. Пациентлар бу чорны узсын өчен, без барысын да тәэмин итәрбез дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз