news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Диалог Регионы» оешмасы: Татарстанлылар дәүләтнең киләчәге турында кайгырта

Күптән түгел уздырылган социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, Татарстан халкы үз гаиләләре белән горурлана һәм дәүләтнең киләчәген кайгырта. Бу хакта ТНВда туры эфирда барган «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафонында «Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Татарстанда бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Гыйльмиев сөйләде.

«Берничә ай элек без сораштыру уздырдык, анда катнашучыларның 75 проценты үз гаиләләре һәм гаиләләре ирешкән уңышлар белән горурлануын әйтте. Шунысы кызыклы, бу кешеләрнең 92 проценты дәүләтебез нинди булырга тиешлеген кайгырта. Гаиләсе булган кешеләр киләчәк турында һәм киләчәктә балаларын ни көтүе турында кайгырта», – диде ул.

Спикер әйтүенчә, хәзер республикада «Гаилә белән сайлыйбыз» проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Ә сайлауларда бөтен гаилә белән катнашу – «күпләрдә балачактан ук килгән матур традиция». Һәм бу традиция хәзер кабат яңара.

«Бу кешеләрне илһамландыра торган дөрес традиция», – диде Марсель Гыйльмиев.

«Гаилә белән сайлыйбыз» марафоны 22:00 сәгатькә кадәр барачак. 100дән артык кеше – республиканың танылган гаиләләре, медиаперсоналар, татар эстрадасы йолдызлары һәм аларның туганнары катнашыр дип көтелә.

Шулай ук телемарафонда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтеләчәк һәм Президент сайлауларына килүчеләр саны турында мәгълүмат әйтәчәкләр.

Россия Президентын сайлаулар 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.

Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100