Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәдәниятләр диалогы: Кабулда «Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясе узды
Кабулда Рус йорты мәйданчыгында «Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясе узды, аны Кабулдагы Рус йорты һәм Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге оештырды.
Чарада Россиянең һәм Әфганстанның танылган галимнәре, бизнес вәкилләре, укытучылар, яшьләр оешмалары һәм җирле җәмгыятьләр катнашты.
Ислам мәгарифен үстерү, ислам финансларының заманча алымнарын кертү, Россия һәм Әфганстан уку йортлары арасында хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук хәләл продукция экспортын киңәйтү кебек мәсьәләләр катнашучыларның игътибар үзәгендә булды.

Төп спикерлар арасында Россия тарихчысы һәм ислам белгече, Ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да бар иде. Ул Россиядә ислам мәгарифен үстерү турында сөйләде һәм бу өлкәдә ике илнең хезмәттәшлеген ныгыту буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
Үз чиратында, Кабулдагы Рус йорты вәкиле Сергей Ступачев оешманың Әфганстандагы эше турында хисап тотты һәм рус телен таныту, ватандашларга һәм студентларга ярдәм итү буенча планнар билгеләде.

«Биш ел элек Әфганстанда шактый компетентлы Хөкүмәт формалашты. Күп тәнкыйтьчеләр аның тиздән таркалуын көтсә дә, бүген, авырлыкларга да карамастан, ил акрын гына алга бара: яңа юллар һәм күп катлы торак йортлар төзелә, фабрика-заводлар ачыла, авыл хуҗалыгы һәм транспорт системасы үсеш кичерә. Һәм бу конференция диалог, экспертлар арасында фикер алмашу, Россия-Әфганстан гуманитар һәм эшлекле хезмәттәшлеген ныгыту буенча гамәли инициативалар булдыру өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Алга таба чара ел саен уздырылырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.

Әфганстан татарлары Советы вәкиле, Саманган провинциясе татарлары җәмгыяте башлыгы Шаһаб Хасамуддин, нәтиҗәләр турында сөйләгәндә, конференциянең яхшы оештырылуын билгеләп үтте, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм Әфганстанда татарлар җәмгыятенең үсеше турында сөйләде.
Конференция кысаларында Татарстан турында документаль фильм күрсәтелде, ул катнашучыларны республиканың тарихи‑мәдәни мирасы һәм төбәктә ислам үсеше тарихы белән таныштырды.
Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге фотолары
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз