Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Диабет белән авыручы балалар “Тамга” күргәзмәсе белән танышты
Татарстан Дәүләт архивы балалар республика клиник хастаханәсенә борынгы тамгаларга багышланган күргәзмә алып килде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Татарстан Дәүләт архивы балалар республика клиник хастаханәсенә “Тамга” күргәзмәсен алып килде. Архив хезмәткәрләре хастаханәнең эндокринология бүлегендә дәваланган балаларны борынгы тамгалар белән таныштырды.
“Тамга – төрки һәм кайбер башка халыкларда кабилә, гаилә билгесе. Үзтамганы һөнәрчеләр, игенчеләр, терлекчеләр хезмәт коралларына, җир буйларына, терлекләренә салганнар. Тамгаларның килеп чыгышын рун язмалары белән бәйләп була. Рун язмалары төрки халыкларда VI—IX гасырларда киң таралган язу булган”, - дип сөйләде балаларга Татарстан Дәүләт архивының күргәзмәләр һәм язма бастыру эшчәнлеге бүлегенең баш архивисты Роман Обрусный.
Роман Обрусный әйтүенчә, һәр нәселнең үз тамгасы булган. “Һәр нәсел үзенең мал-туарларына, шәхси әйберләренә тамгасын сугарга тырышкан, хәтта урманда агачларны кискәндә дә бүрәнәләрдә үзләренең тамгаларын калдырган. Тамгадан “таможня” сүзе барлыкка килгән. Тамгачы дигән кеше булган, ул товарларны тикшергән һәм үзенең тамгасын суккан”, - диде ул.

Булган этнографик мәгълүматлар буенча, гади геометрик фигуралар (түгәрәк, квадрат, өчпочмак, почмак һ.б.), сакраль пиктограммалар, кошлар һәм хайваннар, көнкүреш предметлары, хезмәт кораллары, корал һәм ат җигү дирбиясе, кайчак – төрле алфавит хәрефләре тамганың беренче прототипы булганнар. “Соңгы чордагы этнографик эзләнүләр раславынча, тамгалар XX гасыр башларына кадәр кулланышта булган”, - диде Роман Обрусный.
Архивист әйтүенчә, тамгаларның зур гына бер өлеше архивларда, революциягә һәм аннан соңгы чорларда авылларда җир мәсьәләсенә бәйле язма документларда күпләп сакланган. “Тамгалар элек-электән кулланылган. Имеш кытай, япон иероглифлары да төрки тамгаларга үрелеп үскән. Шул ук болгар-татар тамгаларының Алтай тирәләрендәге тамгаларга охшашлыгы белән бергә, аларның күбесенең рун, уйгур хәрефләренә тәңгәл килүләре дә ачык чагыла”, - диде.

Мондый күчмә күргәзмәләрнең максаты – архив документларын популярлаштыру, Татарстан Республикасы архив фонды документлары нигезендә тарихи фактлар белән таныштыру. Татарстан архивистлары яңа лекция-күргәзмә проекты башлый. Күргәзмәләр темалары Татарстан тарихы белән бәйле.
Ел дәвамында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм республиканың Дәүләт архивы хезмәткәрләре балалар сәламәтләндерү лагерьларында, мәгариф (мәктәп, колледжлар, югары уку йортлары) һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә документлар күргәзмәсе үткәрәчәк.
Бүгенге чарада кырыклап бала һәм ата-ана катнашты. Балалар борынгы тамгалар турында лекция тыңлады, тамгаларның нинди булганын презентация карап белде. Архивистлар балалар өчен интерактив уен да әзерләгән. Лекциядән соң һәр бала үз гаиләсенең тамгасын ясады. Балаларның рәсемнәрен караганнан соң, алар үз гаиләләренең тамгалары итеп күбрәк кояш рәсемен күрә дигән нәтиҗә ясалды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз