news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида шәһәр көненә мең урынлы стадион ачарга җыеналар

Менделеевск районында Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачак. Хәзер объектта төзү эшләре алып барыла.

Радмир Беляев стадион төзелеше барышы буенча эшлекле штаб үткәрде. Хәзерге вакытта килү юлын салу, санузел урнаштыру һәм койма кую мәсьәләләре хәл ителгән. Бу турыда «Менделеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Объектны 26 августта файдалануга тапшырырга җыеналар, ә 27 августта яңа стадионда шәһәр юбилеен бәйрәм итү чаралары оештырылачак.

Искәртик, яңа стадион 1000 урынга исәпләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot