news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диңгездә батучы Кытай кешесен коткарган Башкортстан туристын эзлиләр

Диңгезгә еракка йөзеп кереп киткән ир-атны Россия туристлары судан алып чыгып, беренче ярдәм күрсәткән.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Кытайның Хайнань провинциясе хакимияте Башкортстаннан Кытайга килгән туристны эзли. Уфа кешесе Санья пляжында ял иткәндә, диңгездә батучы Кытай кешесен коткарган. Хәзер аны батырлыгы өчен бүләкләргә телиләр. Бу турыда "Башкорстан" телевидениесе хәбәр итте.

Вакыйга 10 мартта була. Бер ир-ат диңгездә йөзеп йөри. Берничә минуттан ул ярдан еракка йөзеп кереп китә һәм бата башлый. Бу хәлне коткаручылар да күреп ала. Алар килеп җиткәнче, ярдагы Россия туристлары батучы ир-атны коткара. Берничә ир-ат диңгезгә йөгереп керә һәм Кытай кешесен судан алып чыга. Алар беренче ярдәм күрсәтәләр һәм бата язган кеше бераздан аңына килә.

Җәмәгатьчелек иминлеге департаменты тикшерү уздырганнан соң, Россия туристларына батырлык өчен бүләк бирергә җыеналар, диелгән Кытайның HiSanya басмасында.

Уфадагы турагентлык вәкиле социаль челтәрдә Кытай ягы белән элемтәгә кергән. Батырлык күрсәткән ир-ат Уфадан килгән турист Ришат А. булуы ихтимал. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100