Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда IX сыйныф укучылары Төп дәүләт имтиханын ике фәннән генә тапшыра алачак
Көллиятләргә укырга керергә җыенган Татарстанның IX сыйныф укучылары Төп дәүләт имтиханын бары тик рус теле һәм математикадан гына тапшыра алачак. Мондый мөмкинлек урта һөнәри белемнең үтемлелеген киңәйтү буенча эксперимент кысаларында каралган.
«Аерым төбәкләрдә көллияткә укырга керергә ниятләгән IX сыйныф укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын гадиләштерелгән тәртиптә тапшыру буенча эксперимент дәвам итәчәк. Укучылар бары тик ике мәҗбүри имтиханны – рус телен һәм математиканы гына тапшыра алачак», – дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында.
Эксперимент Россиянең 12 төбәгендә үткәрелә. Татарстаннан тыш, аңа Камчатка крае, Липецк, Мәскәү, Мурманск, Ростов, Смоленск, Тверь һәм Төмән өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ханты-Манси автономияле округы керде.
Әлеге экспериментны үткәрү турындагы федераль законны Россия Президенты Владимир Путин 2025 елда имзалады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз