news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Биектау районындагы күлдә 24 яшьлек кыз батып үлгән

Татарстанның Биектау районындагы күлдә 24 яшьлек кыз батып үлгән

Бүген коткаручылар Татарстанның Биектау районындагы күлдә 24 яшьлек кызның мәетен тапкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Фаҗига Шәпше авылы янындагы күлдә булган. Кызның мәетен ярдан 10 метр ераклыкта, 4 метр тирәнлектә табып алганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, кыз коену өчен җиһазландырылмаган урында су кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot