news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Украинаның Белгородка һөҗүме вакытында бер кыз һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре зыян күргән

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков узган тәүлектә Украина Кораллы көчләренең өлкәгә һөҗүме һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Аның мәгълүматлары буенча, Разумное бистәсендәге коммерция бинасына пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында алты кеше - ашыгыч ярдәмнең өч хезмәткәре һәм 12 яшьлек кыз - зыян күргән. Кызны балалар өлкә хастаханәсенә китергәннәр. Ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе һәм ике фельдшер өлкә клиник хастаханәсендә дәвалана. Моннан тыш, зыян күргән ир-ат һәм хатын-кыз амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Һөҗүм вакытында коммерция объекты, сәүдә павильоны һәм 21 автомобиль зыян күргән.

Моннан тыш, «Белгород — Комсомольский» автомобиль юлы участогында дошманның пилотсыз очкычы тукталыш комплексына һөҗүм иткән. Биредә бер хатын-кыз зыян күргән, аны Белгородның 2нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Тукталыш һәм җиңел автомобиль зыян күргән.

Шебекинода пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында «Орлан» берләшмәсе хәрбие яраланган. Җирле район хастаханәсендә аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр, алга таба ул дәвалануын амбулатория шартларында дәвам итәчәк, дип искәртте Гладков.

news_right_1
news_right_2
news_bot