news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Deutsche Bank экспертлары Татарстанны уңай инвестиция климаты булган төбәк дип бәяли

Deutsche Bank аналитика үзәге Россия төбәкләрендә инвестицион мохиткә багышлап уздырган тикшеренүләре нәтиҗәләрен игълан итте

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Deutsche Bank аналитика үзәге Россия төбәкләрендә инвестицион мохиткә багышлап уздырган тикшеренүләре нәтиҗәләрен игълан итте. Анда аеруча җәлеп итәрлек инвестиция климаты булган 9 субъект билгеләп үтелә. Алар – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Самара, Түбән Новгоро, Ростов өлкәләре, Татарстан һәм Башкортстан.

Бу исемлеккә файдалы казылмаларның төп запасын туплаган Себердәге бер генә төбәкнең дә кертелмәвен, үзәк экспертлары биредә потенциал зур булуга карамастан, чит ил инвесторлары өчен рискның да югары булуы белән аңлата. Алар фикеренчә, Россиядәме ул, Нигериядә яки Анголадамы, кайда гына булмасын, гомумән алганда чимал белән эш итү куркынычрак. Шуңа күрә Deutsche Bank аналитика үзәге белгечләре халыкара инвесторларның игътибарын Россиянең нәкъ менә үзләре атап узган 9 лидер-төбәгенә юнәлтә. Шулай ук бөбәкләрдәге махсус икътисади зоналарга аерым игътибар бирелә. Аларда әле инвестицияләр күләме түбән булуга карамастан, немец экспертлары аларның потенциалын югары бәяли. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100