Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Дэу Нексия”гә ут капкан
Августның 9 көнендә республика юлларындагы транспорт һәлакәтләрендә 19 кеше үлгән
(Казан, 10 август, “Татар-информ”). Кичә сәгать иртәнге 9 тулганда Казан – Әлдермеш авылы юлының 9 нчы чакрымында “Дэу Нексия” машинасында барган 1958 елгы ир юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, зур тизлектә каршы як юл тасмасына чыккан һәм каршысына килгән шундый ук маркалы автомобильгә бәрелгән. 1976 елгы кеше идарәсендәге икенче “Дэу” шул бәрелүдән уң як юл читенә очкан һәм аңа ут капкан.
Нәтиҗәдә, юл кагыйдәсен бозган беренче автодагы зат һәлак булган, икенчесе рулендагысы һәм аның 1977 елгы пассажиры Биектауның район үзәк хастаханәсенә китерелгән.
“Татар-информ”га шул хакта хәбәр салган республика ЮХИДИ идарәсе мәгълүматында августның 9 көнендә республика юлларындагы транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 19га, имгәнүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр 173кә җитүе турында әйтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз