Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсенең Денис авылында Рамазан ае уңаеннан балалар арасында квест-уен узды
Самара өлкәсе Денис авылы мәдәният йорты коллективы башлангыч сыйныф укучылары өчен «Рамазан» дип аталган мавыктыргыч квест-уен оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара яшь буынны ислам традицияләренең байлыгы һәм рухи кыйммәтләре белән таныштыруга юнәлдерелгән вакыйга булды.
Квест-уенда вазифаларны башкарганда җаваплылык, шәфкатьлелек, сабырлык һәм, әлбәттә инде, үз халкыңның мәдәни мирасына хөрмәт кебек мөһим сыйфатлар тәрбияләүгә аерым игътибар бирелде.
Чара барышында балалар зур кызыксыну белән уен атмосферасына чумды, анда аларга Рамазан тематикасы белән бәйле берничә сынау узарга кирәк иде. Мавыктыргыч биремнәр һәм викториналар барышында алар уразаның кагыйдәләре һәм асылы, аның мөселманнар өчен әһәмияте турында белде.
Уен интерактив әңгәмәләр белән үрелеп барды, анда балалар Рамазан аеның төрле аспектларына кагылышлы сораулар бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз