news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 1нче балалар хастаханәсе аның беренче баш табибы Мәрвәр Уразаева исемен йөртәчәк

Казанның 1нче балалар хастаханәсенә аның беренче баш табибы Мәрвәр Уразаева исеме бирелде. Шул хактагы карарны кичә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Мондый карар табибның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан кабул ителгән. Сәламәтлек саклау министрлыгына ике ай эчендә учреждение уставына үзгәрешләр кертергә кушылды.

Мәрвәр Уразаева 1922 елда ТАССРның Тукай районы Биклән авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Ул 1948 елда участок табиб-педиатры булып эшли башлый, ә ике елдан соң Ленин районында дәвалау-профилактика учреждениесенең баш табибы була һәм барлык көчен дифтериягә каршы көрәшкә юнәлдерә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә 1959 елга Казан балалары арасында бу авыруны тулысынча җиңәләр.

1979 елда Уразаева Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм партия органнарына яңа туган балалар һәм җитлекми туган сабыйлар бүлеге дә булган зур медицина үзәге төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Табиб үзе биналарны планлаштыру һәм бизәү белән шөгыльләнгән. Нәтиҗәдә, 1983 елда хастаханә ачыла, ә Уразаева аның җитәкчесе итеп билгеләнә.

Мәрвәр Уразаеваның гомуми хезмәт стажы – 64 ел; медицинада – 56 ел, шуның 40 елы – баш табиб вазифасында. Табиб Хөрмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән. Моннан тыш, ул «Сәламәтлек саклау отличнигы» һәм «РСФСРның атказанган табибы» дигән мактаулы исемнәргә лаек булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot