Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда балалар «Парк Хаус» янындагы реклама баганасына менгән – полиция тикшерү үткәрә
Шаһитлар социаль челтәрләрдә Казанда берничә баланың «Парк Хаус» янындагы реклама баганасына менүе турында хәбәр итте. Алар корылманың биеклеге тугыз катлы йорт биеклегенә тиң булуын, әмма балаларның анда бернинди кыенлыксыз менүен билгеләп үтә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, полиция хезмәткәрләре социаль челтәрләргә мониторинг үткәргәндә үсмерләр турындагы хәбәрләрне күреп алган. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, үсмерләрнең шәхесе, шулай ук хәлнең башка нечкәлекләре ачыклана.
«Тикшерү нәтиҗәләре буенча гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип белдерделәр Эчке эшләр министрлыгында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз