news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт мигрантлары балаларын 18 яшьтән соң Россиядән китәргә мәҗбүр итәчәкләр

РФ Хөкүмәте патент буенча эшләүче чит ил гражданнарының балалары Россиядә яшәү тәртибен үзгәртә торган закон проектын Дәүләт Думасына тапшырды. Документның тексты парламентның электрон базасында урнаштырылган.

Төзәтмәләрне «Чит ил гражданнарының хокукый хәле турында»гы законга кертергә тәкъдим ителә. Проект нигезендә, хезмәт мигрантларының балалары Россиядә аларның ата-анасына эшләргә рөхсәт ителгән вакыт дәвамында гына түгел, ә мигрантның физик затлар кеременә салым буенча фиксацияләнгән аванс түләвен үзе өчен генә түгел, ә һәр бала өчен түләгән очракта гына яши алачак.

Шулай ук документта күрсәтелгәнчә, 18 яшькә җиткәч, мигрантларның балалары 30 көн эчендә йә Россия территориясеннән китәргә яки патент алу өчен гаризаны билгеләнгән вакытта бирергә тиеш булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot