news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Державин һәйкәленә чәчәк салу өчен Казанга бөтен Россиядән шагыйрьләр җыелды

Гавриил Державинның туган көне уңаеннан Лядской бакчасында әдипкә багышланган шигырьләр укыдылар.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Әдилә Зыятдинова). Шагыйрь Гавриил Державинны искә алу һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салу өчен Казанга бөтен Россиядән шагыйрьләр килде.

“Без, шигърият сөючеләр, Гавриил Державинны искә алу өчен җыелдык. Ел саен без шагыйрьнең чираттагы туган көнен искә алу өчен генә түгел, ә аңа үзебезнең иҗади казанышларыбызны багышларга һәйкәл янында җыелабыз”, - диде мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

Бу көнне Казанга Оренбург, Пермь өлкәләре, Кырым республикасы һәм башка төбәкләрнең язучылар союзы рәисләре һәм әгъзалары килде.

Һәйкәлгә чәчәкләр салу Бөтенроссия шигърият фестивале кысаларында булды. Ул Гавриил Державинның 276 еллыгына багышланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot