news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дерматолог терсәк тиресе корылану сәбәпләрен әйтте

Организмга А, D3, B1, В2, В3 һәм В6 витаминнары җитмәсә тире корылана.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Дерматолог Ирина Скорогудаева терсәкләр тиресе корылану нинди авырулар билгесе булу ихтималы турында сөйләде. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Ирина Скорогудаева сүзләренчә, эндокрин тайпылышлар һәм организмда А, D3, B1, В2, В3 һәм В6 витаминнары җитмәү тире корылануга сәбәп булырга мөмкин.

Белгеч сүзләренчә, мондый халәт норма түгел, чөнки тәннең бөтен урынында тире бертөрле дымлылыкта булырга тиеш.

«Коры тире һәрвакыт атопик, ягъни аллергия халәте өчен хас билге: дерматит, бронхиаль астма, вазомотор ринит, кайчагында азык-төлеккә аллергиядән булырга мөмкин. Терсәкләрдә шулай ук псориаз чыганаклары да күренә ала», — диде табиб.

news_right_1
news_right_2
news_bot