news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дерматолог кояшта пешкән урыннарны дөрес итеп дәвалау турында сөйләде

Халык чаралары кеше сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин, дип саный белгеч.

Дерматолог кояшта пешкән урыннарны дөрес итеп дәвалау турында сөйләде
архив

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Канада университеты дерматологы Роберт Гниацки кояшта пешкән урыннарны дәвалауның куркынычсыз ысулларын әйткән. Ул сөт ризыклары, лимон, үсемлек майлары һәм кул астындагы башка продуктлар белән дәвалау сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин икәнен дә искәрткән. Бу хакта “Российская газета” яза.

Иң беренче итеп дымлы чүпрәк куеп тирене суытырга кирәк. Шуннан соң пешкән урынга иссез крем яки гидрокортизонлы крем сөртергә кирәк. Ибупрофен даруы кабул итәргә һәм күп итеп су эчәргә мөмкин.

“Әгәр кечкенә куыклар барлыкка килгән икән, инфекция булмасын өчен антибиотик сөртегез”, - дигән дерматолог. Шулай ук зур итеп кабарып чыкса, кутыр барлыкка килсә һәм кеше косса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белгеч сүзләренчә, кояш пешергән урыннарны өй шартларында да дәваларга була. Әмма тиредә җитди яралар булса, зур зыян килергә мөмкин. Бу аеруча балалар өчен куркыныч.

Күпләп кишер, укроп һәм сельдерей ашау кояшта тәнне пешерү куркынычын арттыра. Бу ризыкларның составында фурокумарин дигән матдә бар. Ул тиренең кояшка сизгерлеген арттыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100