news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дергачи районы мәчете лагерендәге балалар татар тарихы белән танышкан

Саратов өлкәсендә җәйге балалар лагеры эшен тәмамлаган.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Саратов өлкәсе Дергачи районы мәчете каршында балалар өчен оештырылган җәйге лагерьда Саратов, Энгельс, Мордовия һәм Мәскәүдән килгән балалар ял иткән. Саратов мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, малайлар һәм кызлар бер атна дәвамында Ислам дине нигезләренә төшенгән, дин тарихы белән танышкан.
 
Балаларга  гарәп алфавитын да өйрәткәннәр. Моннан тыш, интеллектуаль викторина, экскурсияләр оештырылган. Шул рәвешле аларны татар халкы тарихы белән якыннанрак таныштырганнар. 
 
Лагерь тәмамланган көнне малайлар һәм кызларга кыйммәтле бүләкләр-мәктәп кирәк-яраклары тапшырылган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100