Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дербентта өч дин гыйбадәтханәсен берләштергән үзәк төзиләр

Хәзерге Россия җирендә Исламның иң беренче орлыклары салынган Дербент каласының яңа микрорайонында өч дин гыйбадәтханәсен берләштергән рухи үзәк төзеләчәк. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе хәбәр итә.
Төзелешнең башлануын белдереп, булачак үзәк нигезенә киләчәк буыннарга юллама язылган капсулалар салдылар.
Рухи үзәк 2027 елда ачылыр дип көтелә. Биредә синагога, мәчет һәм чиркәү булачак. Гомуми мәйданы 35 гектар. Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин юллама язган.
«Киләчәк буыннарга безнең васыять һәм чакыруыбыз: тынычлык таратучы, дөреслек ягында торучы, күңел сафлыгын саклаган, үзен һәм гаиләсен Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм калдырган мөселман әхлагының гаделлек һәм кешелеклелек үрнәгендә тәрбияләгән, ата-бабаларыбыздан калган рухи хәзинәне саклаучы булыгыз. Хәйрияче Сөләйман Әбүсәид улы Кәримовның игелекле һәм изге ниятләрен, иганәсен һәм хезмәтләрен Аллаһы Тәгалә кабул итсен, аңа һәм гаиләсенә озын гомер бирсен».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз