news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутатлар эшләүче пенсионерларга өстәмә ял бирергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутатлары эшләүче пенсионерлар өчен ел саен өч календарь көннән дә ким булмаган өстәмә түләүле ял бирүне күздә тоткан закон проектын әзерләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Инициатива авторларының берсе - Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов.

Проектка аңлатма язуында әйтелгәнчә, Хезмәт кодексына тәкъдим ителә торган үзгәрешләр эшләүче пенсионерларның өстәмә түләүле ялга хокукларын беркетүгә юнәлдерелгән. Авторлар искәрткәнчә, инициатива нәкъ менә картлык буенча пенсия алучы һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче гражданнарга кагыла.

Россия Социаль фонды мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2025 елның 1 октябренә илдә 40,6 миллионнан артык пенсионер исәпләнгән, шуларның 7,354 миллионы эшләвен дәвам иткән.

Инициатива авторлары хәзерге вакытта эшләүче пенсионерларга, башка хезмәткәрләргә кебек үк, ел саен 28 календарь көн тәшкил иткән төп түләүле ял тиешлеген искәртә. Яңа закон проекты Хезмәт кодексын әлеге категория гражданнар өчен өстәмә ялга хокукны беркетәчәк норма белән тулыландырырга тәкъдим итә. Аның дәвамлылыгы күмәк килешүләр яки оешмаларның эчке кагыйдәләре белән билгеләнәчәк.

Аңлатмада шулай ук әлеге законны кабул итү, авторлар фикеренчә, эшләвен дәвам итүче өлкән яшьтәге кешеләргә өстәмә ярдәм күрсәтергә булышачак диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot