Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советы депутатлары республика парламенты җитәкчеләрен искә алды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы депутатлары төрле елларда эшләгән республика парламенты җитәкчеләрен һәм депутатларын, шулай ук төбәк Хөкүмәте җитәкчеләрен һәм күренекле татарстанлыларны искә алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, республика оешуга 106 ел тулган көнне, парламентарийлар, гадәттәгечә, Казанның Арча һәм Яңа татар зиратларында булды һәм каберләргә чәчәкләр салды.
Алар төбәк парламенты җитәкчеләре Харис Моратхуҗин, Сәлах Низамов, Салих Батыев, Гали Динмөхәммәтов, Әнвәр Баһаветдинов һәм Василий Лихачевны, депутатлар Туфан Миңнуллин һәм Рафил Ногмановны, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Гомәр Усмановны, ТР Премьер-министры урынбасары Илгиз Хәйруллинны, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны, татар әдәбияты классигы, яңа татар поэзиясенә нигез салучы Габдулла Тукайны искә алды.
«Республика җитәкчеләре һәм аның үсешенә зур өлеш керткән депутатлар истәлеген саклап калу гына түгел, буыннан-буынга тапшыру да бик мөһим. Нәкъ менә шушы кешеләр ярдәмендә безнең бүген көчле Татарстаныбыз бар, аның белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм һәрвакыт горурланачакбыз», – дип шәрехләде бүгенге акцияне Лилия Маврина.
«Без саен Казанда туганнары калмаган элеккеге парламент җитәкчеләре һәм депутатларның каберләрен тәртипкә китерәбез. Бу традиция депутатларның һәм Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләренең яңа буыннарына тапшырылачагына ышанам», - дип өстәде ул.
Маврина билгеләп үткәнчә, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан элек адреслары билгеле булмаган парламент җитәкчеләренең барысының да диярлек каберләре ачыкланган.
Бүген Казан зиратларына килүчеләр арасында Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Рәгать Хөсәенов, Ирина Терентьева, Мәгъзүм Сәлахов, Андрей Егоров, Алексей Созинов, Камил Гыйльманов, Фәдбир Сафин, Ринат Фазылов, Ольга Воронова, Камил Ногаев, Александр Чубаров, Эдуард Шәрәфиев бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз