news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума депутатлары: Укытучыларның оклады ике минималь хезмәт хакыннан да ким булмаска тиеш

Дәүләт Думасының депутатлар төркеме укытучылар окладының база ставкасын төбәктә гамәлдә булган минималь хезмәт хакының икеләтә күләменнән дә ким булмаган дәрәҗәдә билгеләү турында инициатива кертте. Шул хактагы проект бәяләмә алу өчен Хөкүмәткә тапшырылган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Документта билгеләп үтелгәнчә, дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә эшләүче педагогларның хезмәт хакы билгеләнгән педагогик йөкләнеш нормасын үтәгәндә лаеклы керем дәрәҗәсен тәэмин итәргә тиеш.

Инициатива авторларының берсе әйтүенчә, бүгенге ставка укытучыларга лаеклы хезмәт хакы алырга мөмкинлек бирми, шуңа күрә алар артык йөкләнеш алырга мәҗбүр, бу исә профессиональ януга һәм эштән китүгә китерә. Депутатлар педагогик эшчәнлекнең абруен күтәрү, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучыларга тиешле шартлар тәэмин итү кирәклеген искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot