Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар төбәкләрдә кимендә ун ел эшләгән укытучыларга өстәмә акча түләргә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутатлары төбәктә кимендә ун ел эшләгән югары уку йортлары мөгаллимнәре өчен окладның 40 проценты күләмендә өстәмә акча билгеләүне күздә тоткан закон проекты әзерләде. Документ РФ Хөкүмәтенә тапшырылган һәм ТАСС агентлыгы карамагында бар.
Инициатива нигезендә, «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законның 99нчы маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Түләүләрне исәпләү тәртибен Хөкүмәт карары белән раслау ниятләнә.
Өстәмә түләү күләме конкрет төбәктә педагогик эш стажы артуга пропорциональ рәвештә үсәргә мөмкин. Түләүләрне исәпләү тәртибен төбәк хакимияте органнары Россия Фән һәм югары белем министрлыгы белән берлектә контрольдә тотачак.
Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру кадрларның мәктәпләрдән китүен киметергә, укытучы һөнәренең абруен күтәрергә һәм Россия төбәкләрендә фәнни-педагогик мәктәпләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз