Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы депутатлары аэропортларда азык-төлеккә өстәмә хакны чикләргә тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Дәүләт Думасы депутаты Алексей Куринный сенатор Айрат Гыйбатдинов белән берлектә, азык-төлек продуктларын да кертеп, беренче чиратта кирәкле товарларга максималь өстәмә хакны, аерым алганда аэропортларда урнашкан кибетләр өчен 50 процент дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта парламентарийлар Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Максим Шаскольскийга мөрәҗәгатендә хәбәр итте, дип яза РИА Новости агентлыгы.
Документта аэропортларда сатыла торган азык-төлек һәм кулинария эшләнмәләренә өстәмә хакны аларның сатып алу бәясенең 50 процентына кадәр чикләү максатка ярашлы булуы әйтелә. Сенатор Гыйбатдинов искәрткәнчә, рейслар тоткарлану һәм башка көтелмәгән хәл шартларында пассажирлар беренче чиратта кирәкле товарларны кыйммәт бәядән сатып алырга мәҗбүр.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мондый вазгыять аеруча балалы гаиләләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә, хатын-кызларга һәм хроник авырулардан интегүче гражданнарга, шул исәптән шикәр чире белән авыручыларга кагыла. Парламентарий фикеренчә, бу практикага хокукый бәя бирергә һәм бәяләрне нигезсез күтәрүне туктатырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз