Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар балалар бакчалары хезмәткәрләренә «Хезмәт ветераны» исемен бирергә тәкъдим итә
Балалар бакчаларында эшләүчеләргә, педагогик стажлары 25 ел һәм аннан да күбрәк булган очракта, «Хезмәт ветераны» исемен бирә башларга мөмкиннәр. Шул хактагы закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары әзерләгән, документ РФ Хөкүмәтенә тапшырылган һәм ТАСС агентлыгы карамагында бар.
«Педагогларга ярдәм итү, аларга озак еллар буе тырышып эшләгәннәре өчен хөрмәт күрсәтү, шулай ук югары уку йортларында педагог һөнәрен үзләштерүчеләрдә стимул тудыру өчен мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында кимендә 25 ел эшләгән педагогларга «Хезмәт ветераны» исемен бирергә тәкъдим ителә», – диде Дәүләт Думасы депутаты Мария Харченко ТАСС агентлыгына.
Кичә РФ Президенты Владимир Путин, педагогларга «Хезмәт ветераны» исемен бирү мөмкинлеген дә кертеп, укытучылар өчен өстәмә гарантияләр турындагы указны имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз