Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутаттан туганнарына законсыз рәвештә дүрт җир участогы рәсмиләштерүдә шикләнәләр
Ул бу участокларны районның Авыл Советы депутатлары тарафыннан бүлеп бирү турында күрсәтмә әзерләүне сораган, документларга ул мөһер һәм имза куйган.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). ТР Тикшерү комитеты депутатның туганнарына законсыз рәвештә дүрт җир участогы рәсмиләштерүендә шикләнә. Бу турыда РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Тикшерүчеләр фикеренчә, 2011 елның сентябрендә Абдино авыл җирлеге башлыгы башкарма комитет сәркатибенә законсыз боерык биргән. Ул депутатның абыйсына һәм аның хатынына 10 мең квадрат метр мәйданлы дүрт җир кишәрлегенә милек хокукы бирә торган документлар әзерләргә кушкан.
Моннан тыш, ул бу участокларны районның Авыл Советы депутатлары тарафыннан бүлеп бирү турында күрсәтмә әзерләүне сораган, документларга ул мөһер һәм имза куйган.
Шушы ялган документлар ярдәмендә җирлек башлыгының туганнары җиргә милек хокукын бушлай алган.
Әлеге факт буенча 39 яшьлек ир-атка карата вәкаләтләрен үз файдасына кулланган өчен җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу фактны өйрәнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз