news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Депутатның бурычы – халыкка хезмәт итү» – Шәймиев Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирде

«Депутатның бурычы – халыкка хезмәт итү» – Шәймиев Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирде
Фото: © Татарстан Хөкүмәте порталы

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауда үз тавышын бирде. Ул Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәте порталында.

«Депутатлар алдында бер бурыч: халык ышана икән, депутатлар сайлаучыларга хезмәт итәргә тиеш. Бу иң аңлаешлы бурыч. Әгәр ышанмаса, кем сайлар иде. Халыкка хезмәт итү – бүген дә, кичә дә, иртәгә дә», – дип ассызыклады Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе.

Ул, республиканың, катлаулы шартларга карамастан, үсештә булуын билгеләп үтте – «бар җирдә дә үсештә». «Мин заманында «Без булдырабыз!» дигәндәй, барысы да уңышлы килеп чыга һәм шулай булачак та. Барлык кешегә сәламәтлек, иминлек, мул уңыш телим», – дип йомгаклады сүзен Шәймиев.

  • Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
  • 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
  • Республикада барлык 2760 сайлау участогы иртәнге 7:00 сәгатьтә ачылды, аларның эше 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot