news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар югары уку йортына керүчеләргә генә БДИ бирдерергә тәкъдим итте

«Гадел Россия» депутатлары яңа закон проекты эшләгән.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының лидер Сергей Миронов җитәкчелегендәге «Гадел Россия» депутатлары түбән палатага закон проекты керткән. Аның нигезендә мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны югары уку йортына керү өчен генә тапшырырга тиеш була. Документ Дәүләт Думасының электрон мәгълүматлар базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Закон проекты нигезендә, БДИ форматындагы имтихан югары уку йортларына керергә теләүчеләр өчен генә калачак, ә йомгаклау сынавы сыйфатында традицион форматтагы дәүләт чыгарылыш имтиханнарын кайтарырга тәкъдим ителә. 

Авторлар фикеренчә, БДИ дәүләт имтиханыннан аерым үткәреләчәк, ул мәктәпкә мөнәсәбәтле  түгел һәм аны тапшыру югары уку йортына керү өчен бердәнбер юл булырга тиеш түгел. Үзгәрешләр берьюлы түгел, ә ике ел дәвамында кертелә, шуннан соң дәүләт чыгарылыш имтиханнары һәркем өчен мәҗбүри булырга, ә БДИ булачак студентлар өчен генә калырга тиеш, диелә бу хәбәрдә.

«Гадел Россия» лидеры быел илдә мондый адымга баруны һәм БДИ форматында имтиханны укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә ниятләүчеләр тапшырачагын искәртте. Миронов фикеренчә, чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүдә профильле ике-өч фән буенча гына имтиханнарга басым ясала. Моннан гомуми белем бирү сыйфаты зыян күрә, дип сөйләгән депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100