news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар Язучылар берлегендә Туфан Миңнуллин турында истәлекләр сөйләде

Август аенда Татарстан халык язучысының тууына 83 ел тулды.

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Татарстанның Язучылар берлегенә депутатлар җыелды. Очрашуның максаты – элек бергә эшләгән коллегалары – татар драматургы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу иде. Кунаклар арасында узган чакырылышларда парламентка сайланганнар да, закон чыгару эшчәнлеген хәзерге көндә дәвам иткән депутатлар да бар иде.

  • Туфан Миңнуллинның тууына 25 августта 83 ел тулды. Быел 2 майда аның вафатына 6 ел булды.

“Без Туфан Миңнуллинны искә алып, ел саен май аенда Казанда иҗади проект оештыра башлаган идек. 2016 елда аның җырларын барлап, Актерлар йортында концерт уздырдык. 2017 елда Язучылар берлегенең Тукай клубында шигырь һәм җыр бәйрәме үткәрдек. Быелгы чара Туфан Миңнуллинның туган көне чорына туры килде. Аның белән Дәүләт Советында бергә эшләгән, фикердәшләр булган хезмәттәшләрен җыеп, истәлекләр кичәсен уздырырга карар кылдык. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бу тәкъдимне хуплап алды”, - дип сөйләде кичәнең төп оештыручысы Земфира Гыйльметдинова. 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәтен җитәкләгән Земфира Гыйльметдинова драматург турында якты истәлекләр саклавын, “Сәхнә” журналында бергә эшләгән елларны сагынып искә алуын әйтте.

Язучылар берлегендә оештырылган кичәгә егермедән артык кеше чакырылган булган. Биредә Разил Вәлиев, Марат Галиев, Фатих Сибагатуллин, Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров, Сүрия Усманова кебек шәхесләрне, Спас районы башлыгы Камил Нугаевны, язучылардан Гәрәй Рәхим һәм Марсель Галиевне, шулай ук Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны күрергә мөмкин иде. Туфан Миңнуллинның якыннары һәм гаиләсе дә катнашты. Кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова үзенең хәләл җефете – Корбангали әфәнде һәм улы Данияр белән килгән иде.

Туфан Миңнуллин турында истәлекләр уртаклашу чәй өстәле янында, артистларның чыгышлары белән үрелеп барды.

“Без Туфан ага белән 45 ел аралашып яшәдек. Бүген бигрәк тә дәүләт эшендә, парламентта яныбызда аның юклыгын бик нык сизәбез. Кешенең бөеклеген еллар үткән саен аңлыйсың, Туфан Миңнуллинның шәхесе һәм иҗаты киләчәктә әле тагын да зуррак бәя алачак”, - дип белдерде кичәне алып бару вазифасын үз өстенә алган ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев. 

Данил Салихов Туфан Миңнуллинның Язучылар берлеге эшчәнлегенә, берлеккә әлеге бинаны алу һәм ремонтлауга да зур өлеш керткәнен искәртте. “Туфан абыйның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак башкарган эшләре бәяләп бетергесез, без аның иҗади мирасын да, шәхес буларак та истәлеген сакларга тиеш”, - диде Язучылар берлеге рәисе. Шәхсән ул үзе Биектау районының Кече Битаман авылында Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары оештыруын әйтте. Аны ике елга бер тапкыр үткәрү планлаштырыла. Данил Салихов киләсе елда булачак II семинарга алдан ук чакырып куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100