news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар үсмерләргә тонусны күтәрүче «энергетик»ларны сатуны тыю мәсьәләсен карады

Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары балигъ булмаган үсмерләргә энергетик эчемлекләр һәм зажигалкалар сатуны тыю турындагы мәсьәлә буенча фикер алышты.

«Балигъ булмаган балаларга аерым товарларны сатуда чикләү билгеләү мәсьәләсендә республиканың аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында» ТР закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

«Закон проекты нигезендә, Татарстанда балигъ булмаганнарга тонусны күтәрүче алкогольсез эчемлекләр, сыекландырылган углеводород газы булган товарларны сатуны чикләү, шулай ук үсмерләрне аларны куллануга җәлеп итү өчен административ җаваплылык кертү тәкъдим ителә», - диде Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков.

Прокурор соңгы елларда «энергетик»ларның төрләре, аларны сату һәм куллану күләмнәре артуы күзәтелгәнен әйтте. «Энергетик эчемлекләр җитештерүчеләр ачык төстәге, игътибарны җәлеп итә торган упаковкалар, тәмләткечләр куллана, кофеин, таурин һәм витаминнар чыдамлыкка, физик үсешкә, эшкә сәләтлеккә тәэсир итә дигән маркетинг компанияләр уздыра. Болар яшьләр һәм спортчыларның игътибарын аеруча җәлеп итә», - диде.

Илдус Нәфыйков кофеинның югары дозалары балалар һәм үсмерләр өчен куркыныч булуын билгеләп узды. «Бу неврологик һәм йөрәк-кан тамырлары системасы какшауга, симерүгә, йөрәк тибеше көчәюгә, гипертензия, косуга, хәтта үлемгә китерә ала. Бәйлелек, наркомания һәм эчкечелеккә кадәр китереп җиткерә торган тайпылышлар күзәтелә», - дип белдерде.

Илдус Нәфыйков искәрткәнчә, хәзер энергетик эчемлекләр сатып алуда үсмерләргә бернинди каршылык комачауламый. Закон проекты кабул ителсә, проблемага каршы көрәшергә булышачак, ди ул.

Баш прокурор сниффинг дигән төшенчәгә дә тукталды. Бу сыекландырылган углеводород газын сулап исерү халәте дигән сүз. Ул газ кайбер көнкүреш-хуҗалык товарлары составында. Мисал өчен, зажигалкаларга газ тутыру өчен баллончикларда.

«Сыек углеводород газ балоннары һәм газ зажигалкалары чагыштырмача арзан бәядән сатыла. Токсик исерү алымы турыда ишеткән һәр балигъ булмаган үсмер үз организмына зыян китерергә мөмкин. Газны эчкә сулап керткәндә, аритмия һәм йөрәк туктавы да ихтимал», - диде. Республикада хокук саклау органнары һәм медицина оешмалары ел саен үсмерләрнең газ куллану очракларын ачыклый, үлем белән тәмамланганнары да бар, ди Илдус Нәфыйков.

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова 12 яшькә кадәр балаларга бөтенләй кофеин ярамаганын ассызыклады. «12 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга көненә, күп дигәндә, 100 мл гына кофеин рөхсәт. Организмга кофеин кирәгеннән артык керсә, шикәр чире, инфарктка да китерергә мөмкин», - диде.

Бу мәсьәлә буенча депутатлар үз фикерләрен белдерделәр. Аерым парламентарийлар, җитештерүчеләр җавап бирергә тиеш, дип саный. Беренче чиратта штрафлар түгел, тәрбияне көчәйтү кирәк, диючеләр дә булды. Начар гадәтләргә альтернатива буларак, фитнес, бассейннарга йөрүне үтемле итү, моның өчен Пушкин картасы кебек даими карта кирәк, дигән фикер дә яңгырады.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, үсеп килүче буын өчен бу товарларны сатып алып булмаслык итәргә кирәк. «Балаларны яклау – безнең бурыч. Халыкның бу мәсьәлә буенча борчылуын ишетергә кирәк. Республика һәм җирле бюджетларда салымнар кимесә кимер, аның каравы, балалар сәламәтрәк булачак. Без гаиләләр, балалар һәм республиканың киләчәгенә ышанган булырга тиеш», - диде.

Закон проекты икенче укылышта октябрь аендагы утырышта каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100