Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең отставкасы өчен тавыш бирде
Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев үз теләге белән вазифасыннан китте. Сәбәбе — «Челтәр компаниясе» акционерлык җәмгыятенә яңа эшкә күчү. Бу хакта берләштерелгән сессиядә билгеле булды, анда депутатлар җитәкченең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсен карады. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Түбән Кама шәһәр советына эшчәнлек юнәлеше үзгәрү сәбәпле, башкарма комитет җитәкчесе Камил Рим улы Нәҗмиевнең үз теләге белән вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде. Түбән Кама шәһәре уставы нигезендә безгә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең отставкасы турында карар кабул итәргә кирәк. Әлеге мәсьәлә сессиягә кадәр шәһәр советының җирле үзидарә регламенты, депутат этикасы мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышында каралды», — дип хәбәр итте вице-мэр Марина Камелина.
Депутатлар бертавыштан Түбән Кама башкарма комитеты башлыгының отставкасы өчен тавыш бирде.
Искәртеп узабыз, Камил Нәҗмиев бу вазифаны 2022 елның октябреннән башкарды. Нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен ул кичә Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз