news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар транспорт хәрәкәте һәм парковкаларга кагылышлы закон проектын кабул итте

Шәхси парковка хуҗасы бушлай яки ташламалы нигездә файдалану хокукына ия кешеләрне үзе билгеләргә хокуклы.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Шәһәрдә транспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм кайбер территорияләрдә түләүле парковкаларны тыюга кагылышлы закон проекты кабул ителде. ТР Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар «Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» закон проектын карады. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев төп өстенлек транспорт хәрәкәтен җайга салуга бирелүен әйтте.

Марат Галиев закон проектын караганда парковка мәсьәләсе үзеннән үзе беренче планга чыкканын әйтте. Документка утызлап төзәтмә кертелгән, тик күпчелеге кире кагылган. Алар федераль закон кысаларына сыймаган өчен кире кайтарылган. Мисал өчен, парковкаларның бушлай эш вакытын кичке тугыздан түгел, ә кичке җидедән иртәнге җидегә кадәр билгеләү, шулай ук студентлар өчен түләүле парковкалар бәясен киметүне тәкъдим иткән төзәтмәләр булган.

Закон проекты буенча, түләүле парковкаларны белем бирү оешмалары, шул исәптән балалар бакчалары, дәүләт һәм муниципаль медицина оешмалары, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары урнашкан территорияләрдә, күп фатирлы йортларның гомуми мөлкәтенә караган җир кишәрлекләрендә урнаштыру тыела.

Дәүләт яисә муниципаль милек җирләрендә урнашкан түләүле парковкаларны, Казан шәһәрендәге практикага таянып, эш көннәрендә һәм шимбә җирле вакыт буенча кичке тугыздан алып иртәнге җидегә  кадәр бушлай кулану ниятләнә. Парковкада 15 минутка кадәр бушлай туктап тору мөмкин. Ял көннәрендә һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә бу урыннар түләүсез файдаланыла.

Түләүле парковкалар инвалидлар өчен бушлай. Шәхси парковка хуҗасы бушлай яки ташламалы нигездә файдалану хокукына ия кешеләр категорияләрен үзе билгеләргә хокуклы. Түләүле парковкалар булдыру турында халыкка 30 көн алдан хәбәр ителәчәк.

Закон проекты буенча фикер алышулар да булды. Әйтик, депутат Артем Прокофьев парковкаларның шимбә көнне дә бушлай эшләвен гамәлгә кертүне тәкъдим итте. Бу тәкъдиме яклау тапмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100