news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифасына Евгений Варакин кандидатурасы хупланды

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 34 нче утырышында ТР Премьер-министры урынбасары вазифасына Евгений Варакин кандидатурасын хуплау мәсьәләсе каралды. Депутатлар аны бертавыштан хуплады.

Евгений Варакинны вице-премьер вазифасына республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин тәкъдим итте.

«Аның бу вазифадагы вәкаләтләренә Татарстан Хөкүмәтенең Россия төбәкләре дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары белән эшлекле һәм мәдәни багланышларын үстерү керәчәк. Варакинның җирле үзидарә органнары системасын оештыру эшендә тәҗрибәсе зур. Ул сәүдә, торак коммуналь- хуҗалык, тышкы төзекләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән кеше», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ул Евгений Анатольевич Варакин җитәкчелегендә Казанның тарихи өлешен реконструкцияләү мәсьәләләре хәл ителгәнен, нәтиҗәдә, Иске Татар бистәсе оешканын билгеләп узды. «Варакин җитди әзерлекле, максатчан җитәкче, муниципаль хезмәттә күпьеллык тәҗрибә туплаган. Бу аңа нәтиҗәле эш төзергә ярдәм итәчәк», - диде.

Рөстәм Нигъмәтуллин, Варакин озак вакытка исәпләнгән командировкада булу сәбәпле, бүгенге парламент утырышында катнаша алмавын искәртте. Депутатлардан аның кандидатурасын хуплауларын сорады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, аның сүзен җөпләп, Варакин кандидатурасы яклы тавыш бирүләрен сорады.

«Президент Указы нигезендә, без Лисичанск өчен җавап бирәбез. Минем йөкләмә буенча, Варакин бу территориядә хәл итәргә тиешле мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Безгә билгеләнгән территориядә эшләү өчен абруйлы, компетентлы кеше кирәк», - дип Президент аның кандидатурасын хуплауларын үтенде. Рөстәм Миңнеханов депутатлар да ул территориягә барып, ярдәм күрсәтергә тиешлеген билгеләп узды.

«Варакин – республикада билгеле кеше, Президент тәкъдим иткән вазифага ризалашты», - ди Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советының Җирле үзидарә һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин ачык тавыш бирүне тәкъдим итте. Комитет утырышында да аның кандидатурасы хупланган булган. Бүген утырышта да парламентарийлар бертавыштан аның кандидатурасын яклап тавыш бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100