Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар ТР Дәүләт Советы утырышында 2025 елда бюджет үтәлеше турында фикер алышачак
Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 21 нче утырышында 2025 елда Татарстан бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында фикер алышачаклар.
Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 20 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән тугыз республика законы проекты, өч федераль закон проекты һәм РФ субъектларының өч закон чыгару инициативасы.
Депутатлар кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы, ТР судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турындагы, шулай ук республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын беренче укылышта караячак.
Моннан тыш, беренче укылышка Татарстан Республикасы Арча районының Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен җайга салу турында закон проектлары әзерләнгән.
Парламентарийлар ТР Хисап палатасының 2025 елгы эшчәнлеге турында хисап, Татарстан территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турында доклад һәм республикада Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз