news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар Татьяна Ларионова һәм Рифнур Сөләйманов ветераннарга бүләкләр таратты

«Мөмкинлек булганда ветераннарга рәхмәт әйтеп, исәнлек һәм озын гомер теләп, аларны бәйрәм белән котлап калырга кирәк», — диде депутатлар.

Депутатлар Татьяна Ларионова һәм Рифнур Сөләйманов ветераннарга бүләкләр таратты
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм «Татаэнергосбыт» АҖ генераль директоры Рифнур Сөләйманов ветераннар йортында яшәүчеләргә бүләкләр тарату акциясендә катнашты һәм ике ветеран фатирында кунакта булды.

«Казанда гына түгел, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә, Спас районнарында да булдым. Рифнур Хәйдәрович белән киңәшләштек тә, өлкән буынны — ветераннарыбызны игътибарсыз калдырырга ярамый дигән карарга килдек. Гаиләсе белән яшәмәүчеләр дә бар, ә аларның сәбәпләре төрле: кемдер ялгыз калган, кемнеңдер якыннары белән тору мөмкинлеге юк», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татьяна Ларионова.

Аның фикеренчә, яңа ел чаралары — халкыбыз өчен яхшы эшләр кылуның бер форсаты. «Быел мин орфан авырулары булган балаларга ярдәм итүдә теләктәшлек белдердем, күп балалы гаиләләргә, ветераннарга барып, аларга ярдәм итү дә гадәткә әйләнде», — ди ул.

Ул ветераннар йортының Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре өчен төзелгәнен искәртте. «Ветераннар буыны китеп бара, шуңа күрә бу акциягә кушылдык. Мөмкинлек булганда ветераннарга рәхмәт әйтеп, исәнлек һәм озын гомер теләп, аларны бәйрәм белән котлап калырга кирәк», — ди Дәүләт Думасы депутаты.

Рифнур Сөләйманов фикеренчә, мондый акцияләр өлкән буын белән күбрәк аралашу мөмкинлеген бирә. «Өлкәннәр кунакларны бәйрәмчә киенеп көтеп торды, безгә сорауларын бирделәр, бүләкләргә чын күңелдән сөенделәр. Аларга ничек тә ярдәм итә алсак та шат булам.

«Мин, Татарстан депутаты буларак, Бөгелмәгә ай саен барам, әби-бабайлар килгән саен көтеп тора, чөнки төрле проблема белән мөрәҗәгать итәләр: кемгә ремонт, кемгә матди ярдәм кирәк һ.б. Канәгать калалар. Мөмкинлек булганча ярдәм кулы сузарга тырышабыз», — диде «Татаэнергосбыт» АҖ генераль директоры.

  • Депутатлар өлкәннәрне котлап, бүләкләр таратты һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары — Кауй Хәсәнова һәм Анфиса Ефимова фатирларында кунакта булды, алар белән аралашты. Татьяна Ларионова белән Рифнур Сөләйманов ветераннарның яшәү шартларын яхшыртырга вәгъдә итте.



Галерея: Ветераннар йорты яшәүчеләренә бүләкләр бирүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100