news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутатлар Татарстанда вейплар сатуны тыю турындагы закон проектын хуплады

Татарстанда никотин һәм сыеклыкларны китерү электрон системаларын ваклап сатуны тыю турындагы закон проектын ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында депутатлар хуплады. Алар ТР Дәүләт Советына закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр.

«Закон проекты белән республика территориясендә никотин һәм сыеклыкларны китерү электрон системаларын ваклап сатуны биш елга – 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр тыюны билгеләргә тәкъдим ителә», – диде комитет рәисе Рәгать Хөсәенов.

Ул аңлатканча, тыюның төп максаты – халык сәламәтлеген никотинлы продукция куллануның тискәре нәтиҗәләреннән саклау, беренче чиратта яшьләр арасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot