news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутатлар Татарстан Дәүләт Советының 43нче утырышы көн тәртибен һәм датасын билгеләячәк

Бүген республика парламенты президиумы утырышы була.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышы узачак. Анда депутатлар бишенче чакырылыш республика парламентының 43нче утырышы үтәчәк көнне раслаячак.

Шулай ук республика Дәүләт Советының алдагы утырышында каралачак мәсьәләләрне раслау күздә тотыла.

Моннан тыш, депутатлар парламент утырышына чакырылачак кешеләрнең исемлеген килештерәчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot