news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутатлар өстәмә ял көннәре кертергә тәкъдим итә

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, Космонавтика көне һәм Укытучылар көне бәйрәмнәрен эшләми торган ял көне итәргә телиләр.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Сергей Вострецов өстәмә ял көннәрен кертү идеясен хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, һәр алдынгы тармакта, шул исәптән Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, Космонавтика көне һәм Укытучылар көне бәйрәмнәрен эшләми торган бәйрәм көннәре итү мөмкин.

«Тик дүрт көнлек эш атнасы ясарга һәм бездә булган барлык бәйрәмнәрне ял көннәре белән бергә туры китерергә кирәк. Әгәр моның өчен көннәрне күчерергә кирәк булса, күчерергә кирәк», — диде Вострецов «Мәскәү» шәһәр яңалыклар агентлыгына. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дүрт көнлеккә күчүне депутат үзе вакыт мәсьәләсе дип атады. Аның сүзләренчә, бу процесс якын арада башланырга һәм бу уньеллык ахырына кадәр төгәлләнергә мөмкин.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия иҗтимагый инициативасы сайтында 12 апрель — Космонавтика көнен эшләми торган бәйрәм көннәренә кертү тәкъдиме буенча тавыш бирү бара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot