news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар социаль ярдәмгә мохтаҗларны ачыклау эшенә үзгәрешләр кертә

Халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан депутатлары социаль ярдәмгә чыннан да мохтаҗларны ачыклау эшенә үзгәрешләр кертә. Бу турыда закон проекты хакында парламентның 44 нче утырышында ТР Дәүләт СоветЫның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сөйләде.

Ул закон проектының социаль ярдәмдә адреслылылыкны көчәйтү һәм бу ярдәмгә дәгъва иткән гражданнарның мохтаҗлыгын тикшерү процедураларын камилләштерү максатыннан эшләнгәнен әйтте. Законда гаилә яки аерым кешенең милек байлыгы дәрәҗәсен билгеләячәк кушымта да булачак.

"Мохтаҗлыкны бәяләү буенча мондый критерий кертү керем күләмен генә билгеләп калмый, ә социаль ярдәм сораучының милек хәлен бәяләү һәм чыннан да мохтаҗ итеп тануга мөмкинлек бирәчәк", - диде Светлана Захарова. Аның сүзләреннән аңлашылганча, закон проекты чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуны күздә тота.

Захарова сүзләренчә, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы еш кына җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булып та, чынлыкта шактый хәлле һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗ булмаган кешеләргә тап була.

Бүген республикада 700 меңнән артык кеше социаль ярдәм ала. Закон кабул ителсә, ярдәм алучылар 10 процентка кимер дип көтелә. Ә социаль өлкәне финанслау шул күләмдә калачак. Артык калган акчага социаль ярдәмнең яңа юнәлешләрен уйлаячаклар. Татарстан Президенты имзалагач, закон проекты 2019 елның 1 апреленнән үз көченә керәчәк.

Закон проекты буенча фикер алышулар булды. "Закон проекты адреслы ярдәм мәсьәләләрен хәл итә", - ди депутат Рафаэль Юнысов. Светлана Захарова әйтүенчә, ел дәвамында депутатлар закон үтәлешен тикшерәчәк. Закон проекты буенча шулай ук 60 яше тулган ир-атларга һәм 55 яше тулган хатын-кызларга өстәмә социаль ярдәм чараларына хокуклар билгеләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100