news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутатлар социаль челтәрләрдә криминаль яшәү рәвешен пропагандалауны тыярга тәкъдим итә

Россиядә яшьләр арасында төрмә төшенчәләрен пропагандалый торган формаль булмаган берләшмә бар.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Сенатор Антон Беляков Дәүләт Думасына социаль челтәрләр һәм гаммәви мәгълүмат чараларында криминаль субкультураны тыя торган закон проекты тапшырды, дип хәбәр итә ТАСС.

Беляков сүзләренчә, бүген Россиядә яшьләр арасында төрмә төшенчәләрен пропагандалый, «караклар кодексы»ның үтәлешен таләп итә, акча җыя торган формаль булмаган берләшмә бар.

Закон проектында криминаль яшәү рәвешен пропагандалауны тыярга тәкъдим ителә.

Закондагы үзгәрешләр Роскомнадзорга шундый эчтәлектәге сайтларны ябу хокукын бирәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot