news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар социаль челтәргә паспорт белән теркәлергә тәкъдим итә

Әлеге кагыйдә чит ил гражданнарына да кагыла.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Социаль челтәрләргә теркәлү паспортны тәкъдим итеп башкарылырга тиешлеге турындагы чираттагы канун проекты Дәүләт Думасына тапшырылды. Әлеге тәкъдим белән "Бердәм Россия" депутаты Виталий Милонов чыкты, дип яза "Российская газета".

Әгәр дә төзәтмәләрне хупласалар, социаль челтәр хуҗасы физик заттан электрон формада паспортын таләп итәргә тиеш булачак. Әлеге кагыйдә чит ил гражданнарына да кагыла.  Аларга фамилия, исем, әтисенең исемен (булган очракта) һәм яшен билгели торган документ тәкъдим итү шарт булачак.

Хәзерге вакытта, Виталий Милонов фикеренчә, Россиядә социаль челтәрләрдәге эшчәнлек тәртипкә салынмаган. Чикләүләрне, ябык "үлем төркемнәре"нең күбәюе һәм популярлашуы, шулай ук мәктәп укучыларына исерткеч эчемлекләр һәм әхлаксыз яшәү рәвеше алып баручы яшьләрнең йогынтысы зур булусәбәпле кертергә кирәк, дип белдерә ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100