news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар россиялеләргә никах теркәлү көнен һәм вакытын сайларга рөхсәт бирде

Язылышуга гаризаны Интернет аша бирергә мөмкин.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Россиялеләргә никах теркәлү көнен һәм вакытын үзләренә сайларга рөхсәт иттеләр. Әлеге карар Дәүләт Думасы утырышында өченче укылышта кабул ителде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Язылышу көнен ЗАГСта гына түгел, Интернет аша Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында да билгеләргә мөмкин.

Язылышу вакытын билгеләү бер айдан да иртәрәк һәм бер елдан да соңрак булырга тиеш түгел.

Моңа кадәр ЗАГСка гариза биргәннән соң нәкъ бер ай узгач язылышырга мөмкин иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100