news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар Рафис Борһановны яңа вазифага билгеләүне хуплады

Алексей Песошин Рафис Борһановның эш тәҗрибәсе бик зур булуын, аның булдыклы җитәкче икәнен билгеләп узды.

Депутатлар Рафис Борһановны яңа вазифага билгеләүне хуплады
Рамиль Гали

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Депутатлар Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләү өчен Рафис Борһанов кандидатурасын хуплады. Бу билгеләнешне парламентарийлар белән килештерү мәсьәләсе бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34 нче утырышында каралды.

Рафис Борһанов кандидатурасын Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул Татарстан Президенты Указы нигезендә, 2017 елның 4 нче декабрендә Рафис Борһановның Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгәнен искәртте.

“Аның җитәкчелегендә мәгариф һәм фән өлкәсендә гражданнарның конституция гарантияләре һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, мәгариф системасының барлык баскычларын камилләштерү эше башкарыла. Аның муниципаль дәрәҗәдә эш тәҗрибәсе зур. Казан башкарма комитетында эшләде. Шулай ук, ул республика дәрәҗәсендә эш тәҗрибәсе зур. Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшләде. 2013 елда җәйге Универсиада чорында министрлык барлык эшләрне 100 процент күләмендә башкарып чыгуга иреште. Рафис Борһанов башка чараларны уздыруга да үзеннән зур өлеш кертте. Соңгы вакытка кадәр Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетын җитәкләде. Рафис Тимерханович уйлап, төпле, нәтиҗәле каралар кабул итә, оештыру сәләте зур. Аның кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм”,- дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин депутатларга.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев комитет утырышында Рафис Борһанов кандидатурасы яңа вазифага бертавыштан хупланганын әйтте.

Барлык 79 депутат та ачык тавыш бирү юлы белән Рафис Борһановны Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләү белән килешүен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100