news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар Премьер-министр вазифасына Алексей Песошин кандидатурасын хуплады

«Миңа зур ышаныч күрсәтелде», — диде Алексей Песошин.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан парламентында Бюджет, салымнар һәм финанс, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, Законлылык һәм хокук тәртибе, Социаль сәясәт комитетларының уртак утырышында Алексей Песошин кандидатурасы Татарстан Премьер-министры вазифасына тәкъдим ителде.

Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды. 

Рөстәм Миңнехановның Премьер-министр вазифасына Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим иткәнен Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров әйтте. Депутатлардан аның кандидатурасын хуплауларын сорады. «Алексей Песошин үзен яхшы оештыручы, максатчан җитәкче итеп күрсәтте. Югары профессионализмы белән иң катлаулы бурычларны хәл итәр дип ышанам», — диде.

«Миңа зур ышаныч күрсәтелде. Рөстәм Нургалиевич мине Премьер-министр вазифасына кертте», — диде Песошин һәм депутатлар сорауларына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100